|
Руфина Римовна Юсупова
програма 5класс
|
|
|
| Рус телле балаларга татар телен укытуын төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, граматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү, телдән һәм язма сөйләм һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.
Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:
1.Татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү.
2.Татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалог сөйләм оештырырга өйрәтү.
3. Программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү.
4. Карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы аңлап уку күнекмәләрен үстерү.
5.Татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү.
6.Татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү.
7.Халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.
Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:
1.Дәреслек; Татар теле , 5 нче класс.Р.З.Хәйдарова .Казан. Татарстан китап нәшрияты.2014ел.
2. Укыту өчен методик ярдәмлек. Татар теле дәресләре. 5 нче сыйныф.Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма.Р.З.Хәйдарова,Л.Ә.Гыйниятуллина, Казан:Мәгариф, 2006.
3. Татар теленнән тестлар 5 нче сыйныф рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Н.Г. Сазонова .Казан Гыйлем нәшрияты 2010.
4. Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез. Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен кулланма. К.С.Фәтхуллова, Э.Н. Денмөхәммәтова. Казан МӘГАРИФ Нәшрияты 2009.
5. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар. Ә.Н. Сафиуллина. Казан Гыйлем нәшрияты 2008.
Автор: Юсупова Р.Р Источник: Программа 5 класс
| Тэги: Учебник Р.З.Хайдаровой
|
Вакансии для учителей
|
|